ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Яр Чаллының яшь кешеләре үзләренең беренче паспортларын шәһәрнең тантаналар сараенда алырга мөмкин. 14 яше тулган Россия гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру тантанасы дуслар һәм туганнар катнашында бәйрәм атмосферасында уза.

Ел саен 12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм алдыннан Түбән Кама никахлашу Сараенда яшь Түбән Камалыларга паспортлар тапшыру тантанасы булып узды.

Дулкынландыргыч, шатлыклы һәм көтеп алынган өземтә 18 яңа туган бала: 7 малай һәм 11 кыз арасында булды. Яшь әтиләр беренче тапкыр үз сабыйларын кулына ала алдылар.


7
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Чын мәхәббәт, ул алтын кебек: беркайчан да сүнми, еллар узу белән бары тик кыйммәтлерәк була бара. Ярты гасыр бергә яшәгән Рязановлар Александр Сергеевич һәм Любовь Федосеевна бер-берсенә булган мәхәббәтен, хөрмәтен, ышанычын һәм тугрылыгын раслый алдылар.

         Яңа Ел якынлаша, бөтен шәһәр буенча чыршы шәһәрчекләре төзелә, урамнар һәм биналар бизәлә. Никахлашу сарае, чыннан да, эчке һәм тышкы яктан төрле төстәге утлар белән балкучы сарайга әверелә. Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Гаилә белеме дәресендә булып кайткан 6 нчы мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучылары матурлыкны һәм бәйрәм атмосферасын тоя алдылар.


6
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Арча муниципаль районында 6 декабрь көнендә Ришат әфәнде һәм Рәмзия ханым Төхвәтуллиннар энҗе туйларын билгеләп үтә. Ришат Рәшитович белән Рәмзия Юрисовна 30 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер итәләр, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр.


5
декабрь, 2021 ел
якшәмбе

2021 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә инвалидлар декадасы кысаларында Алабуганың 2 гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узды.


4
декабрь, 2021 ел
шимбә

2021 елның 11 ае йомгаклары буенча Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә 617 гражданлык хәле акты теркәлгән.

Иң олы әни булып 44 яшьлек ханым булды. Бу аның икенче баласы.

2021 елның 4 декабрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Александровлар Михаил Семенович һәм Любовь Федоровнаны «Алтын юбилей» белән котладылар.

Бүген кышкы туйлар бик  актуаль, чөнки алар үзенчәлекле ритм һәм кабатланмас атмосферага ия. Ә никахны теркәү тантанасы тыныч һәм уңайлы узсын өчен без барлык булачак яшь парларга да атна саен Түбән Кама никахлашу сараенда уза торган туй алды консультациясенә килергә тәкъдим итәбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International