Әлмәт шәһәрендә 2100нче бала туган

2021 елның 18 декабре, шимбә

2021 елның 17 декабрь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 2100 бала туу турында акт теркәлде.

16 декабрь көнне Нафиков Тәлгать Әсхәт улы һәм Татьяна Михаил кызы гаиләсендә малай бала туган. Балага матур Заки исеме кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әнисенә беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International