Туй-Ул ике гашыйкның бер-берсенең язмышын үзгәртә торган көн. Мөнәсәбәтләр яңа этапка күчә, ул җитди әһәмияткә ия. Гашыйк парлар гомер буе истә калырлык тантана атмосферасы тудырырга омтыла.
Барысы да искиткеч үтсен өчен, һәр шимбә көнне 12.00 сәгатьтә ГХАТ идарәсе белгечләре туй алды инструктажы үткәрә һәм бүгенге шимбә дә искәрмә түгел.
2021 елның 18 декабрендә, тантаналар бүлегенең әйдәп баручы белгече Имамиева Альмира, булачак яшь парлар өчен Түбән Кама никахлашу сарае бинасы буйлап экскурсия үткәрде. Язылышу тантанасының ничек узачагы турында бер пар мисалында нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде.
Ә булачак ир белән хатын Әмиров Насир һәм Юлия Котенкога без Яңа ел алды акциясендә катнашырга тәкъдим иттек. Яшьләр бик теләп ризалаштылар һәм бу аларның беренче уртак иҗаты, алар һичшиксез, бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.