Инсан Миргалеевич һәм Сәвия Гаязовна 50 ел дәверендә бер-берсенә терәк булып, бер-берсен хөрмәт итеп тормыш итәләр. Арча районы хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А.М., район ветераннар советы җитәкчесе Хәмидуллина Р.Ш., иҗтимагый совет рәисе, Арча районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Мифтахетдинова Н.Р. һәм муниципаль берәмлек "Арча шәһәре" башлыгы урынбасары, Арча шәһәре Советы рәисе урынбасары Нигъмәтҗанова Г.Х. юбилярларны бәйрәм белән котладылар. Алар юбилярларга район башлыгы Нуриев И.Г. исеменнән котлау хатын һәм ГХАТ бүлегенең символик бүләген тапшырдылар.
Вәлеевлар гаиләсе районыбызның куренекле, хөрмәткә лаек кешеләре. Арча поселок советы җитәкчесе булып эшләгән елларда Инсан Миргалеевич район тормышында актив катнашкан.
Юбилярларга шулай ук уртак юлларын матур итеп, бәхеттә, шатлыкта дәвам итүләрен теләп калабыз!