2021 елның 15 декабрендә Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогында районның төп чыршысы ачылды. Чара район башлыгы Илдар Рәшит улы Тазутдинов катнашында узды.
Нәкъ шул көнне, 2021 елның 15 декабрендә, Валерий һәм Анжелика Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә үз мөнәсәбәтләрен канунлаштырды. Яшь гаилә – Никитиннар гаиләсе туды. Чыршы ачылышында район башлыгы Никитиннар гаиләсен никахлашу көне белән котлады.
Яшь гаиләләргә гаилә иминлеге, мәхәббәт һәм аларның гаилә учагы якты һәм сүнмәс ялкын белән януын телибез.