2022 елның 27 гыйнварында ГХАТ идарәсе белгечләре Виктор һәм Мария Васильевларны "бриллиант" юбилейлары белән котладылар.
25 гыйнварда бөтен Россия яраткан бәйрәмнәрнең берсе-Студентлар көнен, шулай ук 25 гыйнварда бөтен Татьяналар үз исемнәрен билгеләп үтә. Бу көнне төрлечә билгеләп үтәргә мөмкин. Мәсәлән, никахка керергә. Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Татьяналарның берсе үзенең никахлашуы уңаеннан котлаулар кабул итте.
Россия студентлары көнендә, Түбән Кама никахлашу Сарае белгечләре «Түбән Кама педагогика көллияте» ДАҺБУ студентлары өчен укыту-гамәли дәресен үткәрделәр.
2022 елның 24 гыйнвар көнендә Балтач районының Норма авылында яшәүче Исхаков Мөхәрләм Рамазан улы 90-нчы туган көнен каршы алды. Юбилярны Россия президенты В.В.Путин исеменнән котларга район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, КЦСОН “НАЗ” булегенең директор урынбасары Юсупова Ф.Ф., хезмәттәшләре, туганнары җыелды.
24 гыйнвар көнне ГХАТ Идарәсендә «Гаилә белеме» электрон курсы буенча дәрес узды. Педагог-гаилә белгече Камалетдинова Алсу Наил кызы Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең беренче курс укучылары өчен «бәхетле гаилә» темасына дәрес үткәрде.
22 гыйнвар көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә зөбәрҗәт юбилярларны – Валентина Михайловна һәм Михаил Антонович Борисовларны котладылар.
Гаилә кору һәр гашыйк парлар тормышында мөһим һәм дулкынландыргыч вакыйга. Яңа өйләнешүчеләр өчен бу әле беренче уртак мөһим карар кабул итү дә, никахлашу көнен сайлау да.
Туйга әзерләнгәндә иң беренче мәсьәлә – датаны сайлау. Әлбәттә, күп кенә парлар аны елның тиешле вакытына һәм уңайлы көнгә таянып сайлыйлар, әмма кайберләре никах теркәү турында таныклыкта «матур» дата торуын тели.
2022 елның 22 январь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, икенче пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Шарифуллин Тимур Хәмзә улы һәм Алинә Марат кызы гаиләсендә булды.
Гадәттәгечә, һәр шимбә көнне 12.00 сәгатьтә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар өчен консультацияләр үткәрелә.