Мамадыш районының 11 пары өчен 2022 нче ел башында яңа тормыш башланып китте

2022 елның 4 феврале, җомга

Мамадыш районының 11 пары өчен 2022 нче ел Яңа ел булып кына түгел, ә яңа тормыш, гаиләле, парлы тормыш булып башланып китте.

Гыйнвар аеның иң яшь кәләшенә 18 яшь булса, иң яшь кияүгә 24 тулган. Иң өлкән кәләш 38 яшен тутырган, иң өлкән кияүгә 41 яшь.

Кышның икенче ае шулай ук яшь парлар өчен кызыктыргыч ай, чөнки ул 02.02.22 һәм 22.02.22 кебек даталарга бай. Икенче февраль көнне бер пар, егерме икесе көнне өч пар язылышырга ният белдергән. Тулаем алганда, бу айга бер дистә тирәсе гариза кабул ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International