3 февраль көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 3нче мәктәпнең югары сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне үткәрелде. Сөйләшүнең төп темасы – Гаилә һәм никах темасы. Укучылар гражданлык хәле актларының төп төрләре турында, аларны ни өчен теркәргә кирәклеген белделәр, бүлек архивы, метрик китаплар белән таныштылар, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында Бөгелмә шәһәрендә туучылар турында һәм никахлар статистикасы белән таныштылар. Өлкән сыйныф укучыларын никахны теркәү, югалган документларны торгызу, исем үзгәртү мәсьәләләре кызыксындырды.