Халык календаре буенча 3 февраль ягымлылык көнне дип билгеләп үтелә. Бу көнендә, һичшиксез, игелекле эш башкарырга кирәк һәм ул чакта уңыш сезнең белән ел буе булачак. Ә Әлмәт шәһәрендә бүген 50 һәм 55 парның гаилә коруы теркәлде. Яхшы гамәл.
Мәүлеев Рөстәм Азат улы һәм Иванова Эльвира Рамил кызы 50 пар булдылар, ә 55 пар Газизов Денис Рәшит улы һәм Пономарева Дарья Леонид кызы. Яшьләрне гаилә корулары белән котлыйбыз! Сезнең йортыгызда бәхет тулып торсын, анда балалар көлүе яңгырасын һәм һәрчак ышаныч, өмет һәм мәхәббәт яшәсен!