2021 нче елда Ютаза муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 4 пар игезәк бала тууы теркәлгән. Бүген ГХАТ бүлегенең тантаналар залында Андрей һәм Ксения Курмыгиннар һәм Алексей һәм Екатерина Афанасьевлар гаиләләрен тәбрикләү тантанасы үткәрелде. Ютаза муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина бәхетле ата-аналарны икеләтә шатлык белән котлады һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хаты белән бергә район җитәкчелеге исеменнән балаларны юл хәрәкәтендә хәвеф-хәтәрсез йөртү җайланмасы-креслолар тапшырды.