Мамадыш ГХАТ бүлегендә туу турында 168 акт теркәлгән. Шуларның 80-е малай булса, 88-е кыз бала.
44 бала гаиләдә беренче, 48 -икенче, 58 - өченче һәм күбрәк булып туганнар. Иң яшь әтигә - 19, әнигә- 18. Иң зур яшьле әтигә 50 тулса, иң зур яшьле әнигә 41 яшь тулган.
Иң популяр кыз балалар исеме: Динә, Аминә, Зифа, шулай ук Эмилия, Мәдинә, Василиса, Амелия, Әмирә.
Малайларга әти-әниләре киләсеисемнәрне сайлаган. Кәрим, Ильяс, Мурат, Тимур, Кирилл, Артур, Аяз, Риналь.