Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «Алтын юбилей»

2022 елның 4 феврале, җомга

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Вадим Антон улы һәм Нина Илья кызының "алтын" юбилеена багышланган тантаналы чара узды.

Чын мәхәббәт, ул алтын кебек: беркайчан да сүнми, еллар узу белән бары тик кыйммәтлерәк булып бара. Алтын туй юбилее, 50 ел бергә гомер итү-гаилә тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе! Бу юбилейның символы-барлык чорларның игелекле һәм кадерле металлы-алтын. Ярты гасыр бергә яшәгән кешеләр бер-берсенә булган мәхәббәтен, хөрмәтен, ышанычын һәм тугрылыгын раслый алдылар. Алтын туй-ул гаилә елъязмасының мөһим сәхифәсе, онытылмаслык, бәхетле мизгел.

50 ел элек кебек бәхетле юбилярлар залга Мендельсон Туй маршы астында керделәр. Гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү китабына үз имзаларын куйдылар һәм чиксез мәхәббәт билгесе итеп алтын балдаклар белән алмаштылар.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре юбилярларга Яшел Үзән муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар, аларга үзара аңлашу, гаилә җылысы, ует, туганнарының һәм якыннарының игътибарын тоеп яшәүләрен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International