Бүген, Җирле үзидарә көне уңаеннан, укучылар Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенә сәяхәт кылдылар. Бүлек җитәкчесе Гүзәлия Фахертдинова укучыларны гражданлык хәле актларын теркәү органнарының тарихы, эшчәнлеге, эшчәнлекне билгели торган кануннар, дәүләт хезмәтләре порталы белән таныштырды.
Бүген шәһәрнең Кама балалар медицина үзәгендә 16 бала чыгарыла. Әмма Хромовлар гаиләсе өчен бүген икеләтә бәйрәм- яңа туган Радэль чыгару һәм сабыйның әнисе - Гүзәл Рамил кызының туган көне!
Ел саен 21 апрельдә Җирле үзидарә хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә, анда муниципаль хезмәткәрләр, шәһәр хакимияте органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен үткәрәләр.
Бүген, 21 апрельдә, Тантаналар сараенда җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Шәһәр мэры Наил Гамбәр улы Мәһдиев катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.
21 апрельдә Җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәте өчен Бөгелмә муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Анастасия Станиславовна Антонова бүләкләнде.
Аксубай муниципаль районының җирле үзидарә органнары системасы югары квалификацияле белгечләргә бай. Алар район халкына белеме, хезмәт сөючәнлеге, игътибарлы мөнәсәбәте белән генә аерылмыйлар.
Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан ГХАТ Идарәсе коллективы шагыйрь исемен йөрткән Үзәк шәһәр китапханәсендә булды. Безне китапханә хезмәткәрләре белән күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Бүгенге очрашу интерактив формада оештырылды һәм ГХАТ Идарәсе белгечләре өчен күңелле сюрприз булды.
Нурлат районында, бөтен Россиядәге кебек үк, җирле үзидарә көне 21 апрельдә билгеләп үтелә һәм рәсми дәрәҗәдә 10 нчы тапкыр уза.
2022 елның 21 апрель аенда «Нефтьче» мәдәният сараенда җирле үзидарә көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Үзидарә эшчәннәрен Һөнәри бәйрәмнәре белән Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов котлады.
Ел саен 21 нче апрель көнне – Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә. Шушы истәлекле көн уңаеннан, Мамадыш районы Башкарма комитеты утырышлар залында район Башлыгы Анатолий Иванов тантаналы җыелыш үткәрде. Җирле үзидарә - җәмгыятьнең нигезе һәм гражданнарны, дәүләтне үзара бәйли торган халыкка иң якын хакимияте, дип ассызыклады ул.