Күпбалалы гаиләне котлыйбыз

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре, яңа туган сабыйны теркәгәндә күп балалы гаиләләргә аеруча игътибар итәләр, аеруча шатланып котлыйлар.

Менә безнең чираттагы каһарманнарыбыз: Фәнил Фәрид улы һәм Ләлә Мулланур кызы Сөләймановлар.  Гаиләдә барлыгы дүрт бала тәрбияләнә. Аларның исемнәре бик матур. Өлкән балалары Фәридә, Раниль, Солтан исемле. Яңа туган кызларына бик матур исем биргәннәр – Мәликә, гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә  патшабикә дигәнне аңлата.  

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Илмира Ярмушева Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән яңа туган баланың әнисен котлады, туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International