Минзәлә ЗАГС бүлегендә Хазеевлар гаиләсен сафьян туй көннәре белән котладылар. Альберт Рәшит улы һәм Татьяна Василий кызы 31 ел элек Рязан өлкәсе Сасов шәһәрендә гаилә корып яши башлый. Альберт ул вакытта армия сафларында хезмәт итә. Солдат егет үзенең язмышын шунда очрата. Хазеевлар ике кыз тәрбияләп устергән. Алар балаларына, туганнарына үрнәк гаилә булып яшиләр.