Мамадыш шәһәренең яшьләр үзәгендә «Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм аборт мәсъәләсендә профилактика» темасына багышланган түгәрәк өстәл үтте

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Очрашуда, шулай ук, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова да актив катнашты.  Очрашуны оештыручы — Гаилә, аналык һәм балачакны саклауга юнәлгән «Умиление» үзәге. Психолог Аида Владимир кызы Фиогбе үзәкнең эшчәнлеге, башкарылган проектлары турында сөйләде. Авырлы хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче «Плюс бер» проекты аеруча зур игътибар җәлеп итте.

Әлеге проект илебезнең 10 регионында апробация үтә. Шуның берсе Татарстан Республикасы. Очрашу нәтиҗәләре итеп Мамадыш районы юл картасын буенча фикер алышу булды. Әңгәмәдәшләр берничә юнәлешне камилләштерү буенча эш башкару кирәклеген ассызыкладылар. Шулай ук яшьләр белән очрашу мөмкинлекләрен күзалдында тоткан семинар һәм лекцияләр булдырылуның кирәклеге һәм әһәмияте билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International