Яхшылык белән бүлеш

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 2022 елның 28 апрелендә, «Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында, Балык Бистәсе районының Дон-Урай авылында яшәүче Ранис һәм Эвелина янына кунакка бардылар һәм аларга татлы бүләкләр тапшырдылар.

Балалар ГХАТ бүлеге хезмәткәрләрен кабат күрүләренә бик шат булдылар. Бу очрашу алар өчен беренче генә түгел иде. 2021 елның декабрендә ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре “Теләкләр чыршысы” акциясе кысаларында Ранис һәм Эвелинада кунакта булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International