“Георгий тасмасы” - безнең өчен Бөек Җиңүне яулаган һәркемгә рәхмәт билгесе һәм хәтер символы. Бәйрәм алдыннан киемне “Георгий тасмасы” белән бизәү матур традициягә әверелде. Шәһәр һәм авылларда “Җиңү волонтерлары” халыкка традицион Җиңү символын тапшыралар. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре халык хәрәкәтенә кушылдылар һәм акциядә бик теләп катнаштылар.