Яз – табигать уяну чоры гына түгел, ә озын салкын кыштан соң чисталык һәм матурлык кертү вакыты да. 27 нче апрель көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Язылышу сарае территориясен тәртипкә кертү субботнигын оештырдылар.
Узган елгы кипкән яфраклар, чуп-чар җыелды, бордюрлар агартылды, татулашу эскәмиясе, карета, урам кашполары буялды.
Көнеңнең күп өлешен үткәрә торган җиреңдә тәртип һәм чисталык урнаштырудан да рәхәт эш юктыр, мөгаен. ГХАТ бүлеге көн саен клиентлар, бәхетле әти-әниләр, язылышырга килгән парлар каршы ала. Әйтергә кирәк, бәхетле мизгелләрнең бер өлешен тирә-юньдә булган чисталык, пөхтәлек тәшкил итә, әлбәттә.