ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2022 ел
якшәмбе

Бүләкләнүчеләр арасында-балаларны тәрбияләүдә, хезмәттә һәм җәмәгать тормышында үрнәк булган гаиләләр дә бар иде.

«Нык гаилә» партия проекты кысаларында шәһәр һәм районның үрнәк гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Тантаналы чара Халыкара гаилә көненә багышланган иде.

Халыкара Гаилә көненә багышлап Ютазы муниципаль районы мәдәният йортларында һәм белем бирү учреждениеләрендә «Гаилә-ил терәге» исемле класс сәгатьләре һәм концертлар узды. Әти-әниләр, балалар, туганнар катнашында узган бу чаралар гаиләнең мөһимлеген ассызыклап, гаилә кыйммәтләрен саклау, ныгыту һәм киләчәк буыннарны тәрбияләү максатында үткәрелделәр.

14, 15 май – Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында Зур Чынлы авылыннан Камалиевлар, Кече Чынлы авылыннан Җамалетдиновлар, Яңа Чүпрәледән Яфизовлар, Татар Бизнәсе авылыннан Кәлимуллиннар, Иске Шәйморза авылыннан Халитовлар, Иске Шәйморза авылыннан Халитовлар, Сираҗетдиновлар Чепкас-Ильмәт авылыннан, гаилә тормышының «бриллиант» юбилейларын билгеләп үттеләр.

2022 елның 15 маенда Нурлат шәһәренең Никахлашу сараенда «Гаилә көне» бәйрәме узды. Тантана уңаеннан алтын юбилейларын билгеләп үтүче гаилә парлары чакырылган иде.

Гаилә-ул гади сүз генә түгел, һәр кеше тормышында иң төп кешеләр. Безнең тормышыбызда күп нәрсә гаиләдә нинди әхлакый кыйммәтләргә нигез салынуына, гаиләдә тормыш ничек уза, һәм киләчәктә кеше үзе нинди гаилә коруына бәйле. 2022 елның 13 маенда Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре Гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында туу турында таныклыклар, шулай ук яңа туган балаларның гаиләләренә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адреслары тапшырдылар.

2022 елның 15 маенда Халыкара гаилә көнендә Нурлатта беренче тапкыр игезәкләр фестивале «Икеләтә бәхет» узды. Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге фестивальнең партнеры буларак катнашты. Яңа проектта барлыгы 18 пар игезәкләр катнашты.


14
май, 2022 ел
шимбә

Гадәттәгечә, Халыкара гаилә көне алдыннан, Яр Чаллы шәһәре ГХАТ Идарәсе тарафыннан истәлекле чара оештырылды.

2022 елның 14 маенда Бөгелмә ГХАТ бүлегендә Татьяна һәм Алексей Васильевлар гаиләсендә туган бишенче бала теркәлде. Малайны Георгий дип атадылар, бу грек теленнән «игенче» дигән сүз. Бәхетле ата-аналар инде өч кыз – Юлия, Ева, Индираны һәм уллары Левны тәрбияләп үстерәләр.

Халыкара гаилә көне алдыннан «Барысы да гаиләдән башлана» дигән чаралар циклын тәмамлап Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 14 яңа гаилә теркәлде. Без аларны иң бәхетле көннәре белән тәбриклибез, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, гөмер юлларын кулга кул куеп бергә үтүләрен телибез!

Гаилә-ул, һичшиксез, күпләр өчен бәхетле тормышның мөһим өлеше булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International