Бөгелмә ГХАТ бүлегендә 300нче сабый тууы теркәлде

2022 елның 28 мае, шимбә

28 май көнне Бөгелмә ГХАТ бүлегендә 300нче сабый тууы теркәлде – Дмитрий исемле малай дөньяга килде, ул Бөгелмә бала тудыру йортында 2022 елның 26 маенда туган. Уллары туу белән Зинаида һәм Сергей Колесниковлар гаиләсе күп балалы гаилә статусына ия булды. Олы балалары Николай һәм Екатерина энеләре белән очрашуны түземсезлек белән көтәләр. ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле әнигә улы туу турында таныклык, истәлекле бүләк һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хаты тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International