Май аеның соңгы көннәре уку елының тәмамлануын билгели. Мәктәпләрдә «соңгы кыңгырау» яңгырый, тантаналы линейкалар уза.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Ислам кызы Сәгыйтова Түбән Кама шәһәренең 2нче мәктәбендә «соңгы кыңгырау» бәйрәмендә кунак булып катнашты.
Үзе дә кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлаган Гүзәлия Ислам кызы аеруча дулкынлану белән мөстәкыйль тормышка аяк басучы унберенче сыйныф укучыларына изге теләкләрен юллады. Ул мәктәп бетерүчеләргә үз үзләренә ышанырга, куйган максатларына ирешергә һәм имтиханнарын уңышлы тапшырырга теләде.