Балтач районында паспортлар тапшыру

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганыдыр. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданы итеп хис итә башлыйсың. Балалар яклау көне уңаеннан 2022 елның 26 май көнендә Балтач районы ГХАТ бүлегендә, 14 яше тулган яшүсмер балтачлыларга паспорт тапшырдылар.

Яшь паспорт ияләренә район ветераннар Советы рәисе Абдуллин Рифат Абулла улы, яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Рафис улы, «Бердәм Россия» партиясенең Балтач районы буенча  башкарма секретаре Хәйруллин Айрат Фарук улы матур теләкләрен җиткерделәр. Укучыларга төп документны тантаналы рәвештә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидаил улы тапшырды, һәр укучыга киләчәктә  илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләде.

Паспорт алган яшь балтачлылар өчен Рәсәй Федерациясенең гимны башкарылды һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.  Киләчәктә бу балалар илебезнең чын патриотлары булып, үзләренең яхшы укулары, актив булулары белән дәүләтебезнең ныгыуна зур өлеш кертерләр  дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International