Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак яшь парлар өчен консультация узды

2022 елның 28 мае, шимбә

Туй көне – иң көтеп алынган һәм иң дулкынландыргыч көн. Ул шома үтсен өчен Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре һәр шимбә булачак парлар өчен инструктаж үткәрәләр.

Чираттагы очрашу 28нче май көнне узды. Булачак парларны никахларын дәүләт теркәү тәртибе белән таныштырдылар, алар өчен тантананың репетициясен уздырдылар һәм туган сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International