Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә алтын юбилярларны котладылар

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Май аенда өйләнешсәң, гомер буе үкенәчәксең дигән фикер яши халыкта. Шуңа күрә күп кенә яшь парлар никахны теркәү өчен май аен сайламый. Әмма Бөгелмә районы Кодаш авыл җирлегендә яшәүче Нигъмәтҗановлар – Самат Галимҗан улы һәм Роза Ивановна өчен 1972 елның 25 маенда теркәлгән никах бик бәхетле һәм озын гомерле була. Самат Галимҗан улы һәм Роза Ивановна инде ярты гасыр бергә.

2022 елның 25 маенда Бөгелмә шәһәре ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә алтын юбилярларны Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова котлады. Ул юбилярларга Бөгелмә шәһәренең Мактау билгесен һәм Бөгелмә районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

“Гаилә – кеше үзе төзи торган иң зур бәхет. Сезнең гаилә бәхет, тугрылык, якын кешең өчен җаваплылык һәм зур мәхәббәт дәлиле һәм нигезе булып тора. Без мондый гаиләләр белән горурланабыз”.

Самат Галимҗан улы һәм Роза Ивановна, үзләренең туганнары һәм якыннары белән бергә, Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләре китабына үз имзаларын куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International