18 май көнне район мәдәният йортында Халыкара гаилә көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарага 50 һәм аннан да күбрәк яшәүче гаилә парлары чакырылган иде һәм «Нык гаилә» проектын тормышка ашыруга йомгак ясалды.
Бүген 2022 елның 17 маенда Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә Сидоровлар гаиләсендә 5-нче бала теркәлде. Гаиләдә 3 кыз бар инде – Полина, Кира, София һәм улы - Роман. 2022 елның 7 маенда Богдан исемле тагын бер малай дөньяга килә.
Халыкара гаилә көне уңаеннан Балалар иҗат үзәге базасында «Гаилә һәм юл хәрәкәте иминлеге өчен» дигән район гаилә конкурсы узды. Ярышларда Ютазы муниципаль районының төрле мәктәпләреннән гаилә командалары катнашты.
Исем – таныклыктагы графа гына түгел, ә кешенең гомерлек юлдашы. Исем сайлаганда кемдер мәгънәсенә, кемдер матурлыгына, кемдер популярлыгына таяна. Ләкин исемнең кешегә йогынтысы барына ышансак, бу сайлауның зур эш икәнен дәлилләү дә кирәкмәс.
Бөгелмә районыннан Малыхиннар-Ковальчук гаиләсе «Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрә фестивалендә җиңүче булды, аның финалы Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров гаиләне конкурста җиңүләре белән котлады.
Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаиләчелек» электив курсы буенча Җиңү көненә багышланган дәрес үтте.
2022 елның 16 маенда Азнакай шәһәрендә тантаналы һәм шатлыклы вакыйга булды: ЗАГС идарәсенең яңа бинасына нигез салынды, ул Гаилә паркында урнашачак.
16 май көнне Сарман район мәдәният йортында “Тату гаилә – ил терәге” дигән зур кичә үткәрелде. Ул Изге Болгар җирендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга, Россиядә мәдәни мирас елына һәм Халыкара гаилә көненә багышланды.
2022 елның 16 май көнендә гаилә көне уңаеннан Балтач районы ГХАТ хезмәткәрләре «Факел» яшьләр үзәге белән берлектә яшь гаиләләр өчен күңелле бәйрәм оештырдылар.
Районда юбилярларны хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. Безнең максат – алар үрнәгендә яшьләрнең ныклы гаиләләр төзүеп балаларын мәхәббәтт тәрбияләргә өндәү. Үрнәк булып торучы шундый гаиләләрнең берсе – Минҗановлар гаиләсе, Арча районының Зур Бирәзә авылында яши.