Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә районның 5 яшь гражданына паспорт тапшырылды. Чара Халыкара балаларны яклау көненә багышланды.
Балаларны котларга әти-әниләр, район хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А. М., Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы полиция майоры Лошакова О. В. килделәр.
«Бүген бик истәлекле көн. Сезнең тормышыгызның беренче төп документын алган көннең тантаналы шартларда, ата-аналар белән бергә узуы бик яхшы. Без бу көннең бик озак вакытлар сезнең исегездә калуын телибез», – диде Гатауллина Альмира Мидхәт кызы, вакыйганың мөһимлеген ассызыклап һәм яшь буынга туган илгә тугрылыклы булырга, туган шәһәребез, республика һәм илебез хакына яшәргә һәм эшләргә өндәде.