Әлмәт шәһәрендә сигезенче пар игезәк балалар тууы теркәлде

2022 елның 31 мае, сишәмбе

2022 елның 31 май аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, сигезенче пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Беженцев Александр Анатолий улы һәм Олеся Николай кызы гаиләсендә булды. 27 май аенда аларның ике кыз туды. Яңа туган сабыйларга Дарья һәм АринааягРаяна исемнәре кушылды.

Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.

Сабыйларның сәламәт, акыллы, рәхимле булып үсүләрен телибез. Өегездә тынычлык һәм иминлек булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International