2022 елның 31 май көнне балалар яклау көне уңаеннан Балтач ГХАТ бүлеге һәм Ак калфак оешмасы инициативасы белән районның сәламәтлеге чикләнгән балалары өчен бәйрәм чарасы оештырды. Театральләшкән сабантуй һәр баланың һәм әти-әниләренең күңеленә хуш килде. Бәйрәм ахырында һәр балага бүләк тапшырылып, пичтә пешкән коймак белән чәйләр эчтеләр.