Әлмәт шәһәренең май ае нәтиҗәләре

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет!

2022 елның май аенда Әлмәт шәһәрендә 160 бала дөньяга килде. Алар арасында 77 малай һәм 83 кыз. Баланың минималь авырлыгы 1630 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4495 гр. Иң яшь әни - 18 яшьлек, иң өлкәне - 45 яшьтә, иң яшь әти - 21 яшьлек, ә иң өлкәненә - 61 яшь. Бу айның популяр бала исемнәре –Марк, София, Ляйсан, Тимур, Данил. Сирәк исемнәр арасында- Ренесса, Илларион, Тея, Гумер, Малинэ, Эдилия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International