Май аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 11 сабый теркәлде: 6 – малай һәм 5 кыз. Шуларның 4 гаиләдә беренче бала, 4 – икенче, 1 – өченче, 2 – дүртенче, бала булып туган.
Бәхетле әти-әниләр балаларына Адель, Әмир, Мухаммад, Радмир, Эмир, Эмрон, Әдилә, Инелия, Иркә, Раяна, Риана дигән матур исемнәр бирделәр. Иң яшь анага 22 яшь, иң яшь әтигә 29 яшь, иң өлкән анага 37 яшь һәм иң өлкән әтигә 41 яшь.
Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 5 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 21, ә иң яшь кияүгә 22 яшь, иң олы кияүгә 51 һәм кәләшкә – 46 яшь.