ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2022 ел
чәршәмбе

2022 нче елның 24 нче августында Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гомәрова Лилия Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ел саен үткәрелә торган «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү булды.

Бүген, 2022нче елның 24нче август көнендә, Казан Кремлендә Татарстан Президенты һәм аның тормыш иптәше исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү тантанасы узды. Түбән Кама муниципаль районынан күп балалы Михайловлар гаиләсе тантанада катнашты.

Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Татарстан Республикасы көненә багышланган паспортлар тапшыру тантанасы узды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча Идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы Галина Виктор кызы Баһаветдинова 14 яшьләре тулган түбәнкамалыларга беренче паспортларын тапшырды.

Сәхәбиевлар гаиләсен Баулы районында күпләр белә һәм хөрмәт итә. Марат Фаил улы һәм Гүзәл Иршат кызы – озак еллар район иминлеге өчен нәтиҗәле һәм намус белән хезмәт итәләр, аның үсешенә үзләреннән зур өлеш кертәләр, шулай ук нык, үрнәк гаилә үрнәге булып торалар.


23
август, 2022 ел
сишәмбе

Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 350-нче никах пары теркәде. Яңа өйләнешүчеләр, гадәттәгечә, никах теркәү турында актка кул куйдылар һәм борынгы матур гадәт буенча, балдаклар белән алмаштылар.

2022 елның 23 августында Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында ике йөзенче бала туу теркәлде. Михаил һәм Анастасия Максимовлар гаиләсендә уллары Тимофей туды.

Тантаналы шартларда ике «бриллиант» һәм өч «алтын» пар котлаулар кабул итте. Гаилә тормышы юбилярлары гражданлык хәле актларын теркәү кенәгәсендә язылуларын искә төшерделәр һәм ГХАТ хезмәткәре кулыннан беренче гаилә документын алдылар.

2022нче елның 24нче август көнендә Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү тантанасы узачак. Тантанага Түбән Кама районыннан Михайловлар гаиләсе чакырылган. Михайловлар күптән түгел энҗе туйларын билгеләп үттеләр. Узган 30 ел эчендә Вячеслав Иванович һәм Зоя Петровна 10 бала тәрбияләп үстергәннәр.

Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда Дмитрий һәм Радмила Корольковлар гаиләсендә дөньяга килгән балага исем кушу тантанасы узды. Алар кызларына София дип исем куштылар. Грек теленнән тәрҗемә иткәндә бу исем «акыллы» дигәнне аңлата.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International