Шәһәр көне – мамадышлыларның иң яраткан көннәренең берсе. Чөнки бу көндә барлык мәшәкәтьләрне артка куеп, гаиләң белән җыелышып чын күңелдән ял итергә була. Быел бу көн 27 нче августка туры килде.
Быел да район җитәкчелеге һәм оештыручылар бик күркәм һәм истә калырлык программа әзерләгәннәр. Бәйрәм көненең иң гүзәл һәм күңелне җилкетерлек өлеше – быел язылышкан парлар парады булды.
10 пар кияү һәм кәләш – мамадышлылар һәм килгән кунакларның игътибар үзәгендә булдылар. Яшьләрне гаилә төзүләре һәм шәһәр көне белән район башлыгы, VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Ибраһим улы Галиев тәбрикләделәр, котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.