Шәһәр көнендә Түбән Кама җиренә фәрештәләр төште. Әгәр аларның коляскалар Парадында катнашучылар икәнен белмәсәк, чын дип уйларга да булыр иде. Фантазия һәм ата-аналарның оста куллары могҗизалар ясый. Моңа жюри әгъзасы буларак Парадка чакырылган ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова инанды.
Бүген тамашачылар шатлыгына 50дән артык катнашучы балаларын үзләре бизәгән коляскаларда Лемаев скверы буенча йөрттеләр. Жюрига җиңүчеләрне сайлавы бик катлаулы булды.
Катнашучыларның берсе дә игътибарсыз калмады. Һәр коляска, сокланган карашлардан тыш, бүләккә лаек булды.