Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә җәйге туй сезонына йомгак ясадылар

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Соңгы җәйге теркәү 30 августта узачак – өйләнешүчеләр һәм тантана кунаклары бу көнне икеләтә бәйрәм итәчәк: туй да, Татарстан Республикасы көнен дә билгеләп үтәчәкләр. Әйтергә кирәк, август аенда районда 23 парга бәхетле гаилә күбәйде.

Җәйге сезон Мамадышка барлыгы 69 яңа гаилә бүләк итте. Июль ае иң популяр ай булды, ул айда 33 пар кияү һәм кәләшләр законлы ир һәм хатын булдылар.

Җәйнең иң өлкән киявенә – 52 яшь тулган, кәләшкә – 51, җәйнең иң яшь кияве – 19, ә кәләш – 18 яшен тутырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International