Гаиләдә бала тууы ата-ана тормышында иң дулкынландыргыч һәм иң мөһим вакыйга. Динар һәм Алсу Фәхрисламовлар ике кызлары Рамина белән Алинәне тәрбияләп үстерәләр. 2022 елның 17 августында аларның түземсезлек белән көткән өченче балалары дөньяга килә.
Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда Татарстан Республикасы көненә багышланган исем кушу тантанасы узды. ГХАТ Идарәсе белгечләре Фәхрисламовлар гаиләсенә балаларының беренче документы - туу турында таныклыгын, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар, истәлекле китаплар бүләк иттеләр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Илдар Зөфәр улы Әхмәтҗанов күп балалы гаиләне уллары туу белән котлады һәм аларга автокресло тапшырды. Ул, үзе дә өч бала атасы буларак, нәни пассажирларны имин йөртү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген ассызыклады.