Татарстан Республикасы Көне белән!

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Кадерле дуслар!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллективы сезне чын күңелдән төп дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итә.

Бу көн күпмилләтле Россия һәм туган республикабыз традицияләренә хөрмәт белән караган, патриотизм һәм хезмәт сөючәнлек кыйммәтләре кадерле булган барлык татарстанлыларны берләштерүче символ булып тора.

Гражданнар татулыгы, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, социаль-икътисади үсеш динамикасы бүгенге Татарстанның визит карточкасы булып тора. Торак төзелеше, мәгариф, сәламәтлек саклау, яшәү, эш һәм ял өчен уңайлы мохит формалаштыру өлкәсендә дистәләгән программалар уңышлы тормышка ашырыла.

Бәйрәм уңаеннан изге теләкләрне кабул итегез, сезнең гаиләләрегездә һәрвакыт тынычлык, игелек, иминлек, гармония һәм үзара аңлашу булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International