ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Яшь чистайлылар Никахлашу сараенда кунакта булдылар. Аларны күңелле бәйрәм белән чакырдылар-егетләр һәм кызларга тантаналы шартларда аларның беренче паспортларын тапшырдылар. Бу көнне Россия гражданинының төп документын 13 кеше алды.

2022 нче елнын 24 августында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм тормыш иптәше Гөлсинә Әхәт кызы исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен тантаналы кабул итү мәҗлесесе булды.

Традиция буенча «Казан»гаилә үзәгенә 7 пар чакырылган иде. Юбилярлар танышу тарихын, хезмәт юлын искә төшерделәр, озак яшәү серләре белән уртаклаштылар. Юбилярларга «алтын» пар Таҗиев Альмир Вагыйз улы һәм Гөлчәчәк Фаяз кызы матур музыкаль бүләк әзерләгән иде.

Нәкъ 60 ел элек 25 августта Владимир Яков улы һәм Ләлә Шәйхетдин кызы Казан шәһәренең Ленин ГХАТ бүлегендә никахларын теркәделәр. Ивановлар бер-берсен аңлап, тормыш юлында шатлык-хәсрәтләрне кулга-кул тотынып яшиләр.

2022 елның 24 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән кабул итү мәҗлесе узды. Теләче муниципаль районын Үзәк поселыгынан Миннехаҗи һәм Нүрия Салиховлар тәкъдим итте.

2022 елның 24 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хатыны белән республиканың иң яхшы гаиләләре өчен тантаналы кабул итү уздырды. Казан Кремлендә 48 гаилә җыелган: җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән ата-аналар, берничә дистә ел бергә яшәгән ирле-хатынлы, шулай ук Россия Геройлары гаиләләре. Алабуга муниципаль районы данын иң лаеклы, хөрмәтле гаиләләрнең берсе – Анатолий Илья улы һәм Александра Константин кызы Разживиннар яклады.

2022 елның 24 августында Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Г. А. Минниханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Кабул итүдә Югары Ослан муниципаль районыннан ирле-хатынлы Галимҗановлар Газинур Рәүхәт улы һәм Елена Васильевна катнаштылар.


24
август, 2022 ел
чәршәмбе

Баулы шәһәренең 25 еллык юбилее алдыннан Баулы районы ГХАТ бүлегендә Латыйповлар гаиләсе иң якын кешеләре – балалары, туганнары, хезмәттәшләре белән бергә тормыш корып яши башлауларының юбилеен билгеләп үтте.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү булды. Кабул итү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән оештырылды. Чара ел саен Татарстан дәүләт бәйрәме-Республика көне алдыннан үткәрелә.

2022 елның 24 августында, Республика көне алдыннан, Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Арча муниципаль районын Арча районының Илдус авылыннан күп балалы Айдар һәм Гөлгенә Хәбибрахмановлар тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International