Теләче районынның демографик хәле

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Теләче гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә сигез айга барлыгы 36 бала теркәлгән. Беренче тапкыр әни булучыларның саны 6 га тигез. Сабыйларның 12се гаиләдә – икенче, 16 сы – өченче, 2 се дүртенче хәм күбрәк бала булып дөньяга килгән. Туган нәниләрнең 16 сы малай, 20 се кыз. Әти-әниләр тарафыннан ешрак кушылучы исемнәр: Мәрьям, Кәрим, Мөхәммәд. Сирәк исемнәр: Сылу, Арслан.

Бу чорга 122 кеше якты дөнья белән хушлашкан, 29 гаилә таркалса, 37 пар үз гаиләләрен корган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International