2022 елның августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 228 баланың тууы теркәлде

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

2022 елның августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 228 баланың тууы теркәлде, аларның 119 малай һәм 109 кыз.

Соңгы вакытта гадәтигә әйләнгән Ева, Мия, Лев һәм Эдгар исемнәреннән тыш, бу айда ата-аналар балаларын Арья, Арион һәм Тамир дип атадылар.

Айлык статистиканы анализлап, беренче балалар ешрак 26 яшьлек әниләрдә, икенчеләре - 28 яшьлек әниләрдә, өченче яки аннан да артыграклары 30 яшьне узган әниләрдә туган дип әйтергә була.

40 яшьтән узган әниләр ешрак бала таба башлады, августта 5 шундый очрак булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International