1 сентябрь-һәркемгә якын бәйрәм. Белем дөньясына авыр, ләкин бик мавыктыргыч юл аның белән башлана. Беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен бу көн аеруча дулкынландыргыч, чөнки ул аларның гомере буена хәтерендә калачак.
Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Хәзинәләрне эзләп» дигән бәйрәм квест-программасы оештырылды. Балалар мавыктыргыч программада бик теләп катнаштылар, ЗАГС бүлеге бинасын, тантаналар залын карадылар, төрле уеннар, викториналар уйнадылар.
ЗАГС бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева балаларны яңа уку елы белән котлады: «кыю булыгыз, яхшы укыгыз, әти-әниләрегезне уңышларыгыз белән куандырыгыз. Белем юлында уңышлар сезгә!", - диде ул. Балалар, үз чиратында, бүләкләр өчен рәхмәт белдерделәр һәм үзләре, киләчәктә кем булырга теләүләре турында сөйләделәр. Рәсми өлештән соң балаларга тәм-том белән чәй эчтеләр. Җылы, дустанә атмосферада алар үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Булачак беренче сыйныф укучыларын якынлашып килүче 1 сентябрь белән котлыйбыз! Сезнең өчен мәктәп вакыты бәхетле, җиңел һәм кызыклы булсын. Хәерле юл!