Бөгелмә муниципаль районында 500 нче бала тууны теркәү

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

2022 елның 31 августында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 500нче бала тууы теркәлде. Аким дигән гадәти булмаган исем белән аталган бала Архиповлар - Василий Николаевич Һәм Альбина Ягъфәр кызы гаиләсендә туа.

ГХАТ бүлеге белгечләре бәхетле әтине улының тууы белән котладылар, гаиләгә сабырлык һәм ышаныч, ата – ана кайгыртуы һәм мәхәббәте, ә сабыйга-киң юллар һәм бөек ачышлар теләделәр. Беренче хокукый документ – туу турында таныклык, шулай ук Татарстан Республикасы Президентының котлау адресы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International