Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә 2022 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча – 64 никах теркәлде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елның шул ук чорында никах теркәү турында 60 акт теркәлгән.
Кышның беренче көнендә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 700нче бала тууы теркәлде. Гөлназ белән Эльвир Тимаевлар гаиләсендә Эмилия исемле кыз туды. Латин теленнән тәрҗемә иткәндә «көчле», «тырыш», «нык» дигәнне аңлата.
2022 елның 1 декабрендә, кышның беренче көнендә, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан ел башыннан никахлашу турында 650 нче акт теркәлгән.
Декабрь башы гадәттәгечә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча 1993 елдан 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган. Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле кешеләргә, өлкән буын кешеләренә карата бик тыгыз мөнәсәбәттә.
2022 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 1799 яңа туган бала 20 теркәлгән. Яңа туган балаларның гомуми саныннан: 874 малайлар һәм 925 кызлар. 225 балага карата аталык урнаштырылган.
2022 елның 30 ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатларын тапшыру тантанасы булды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова һәм Яр Чаллы шәһәрендә РФ Пенсия фонды җитәкчесе Руслан Раиф улы Шангараев 18 гаиләгә сертификатлар тапшырдылар.
Бриллиант туй юбилее, бергә яшәүнең алтмыш еллыгы-гаилә тормышындагы иң мөһим вакыйгаларның берсе!
Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет!
2022 елның ноябрь аенда Әлмәт шәһәрендә 180 бала дөньяга килде. Алар арасында 87 малай һәм 93 кыз.
Гаилә – бер туган йөрәк, аның һәрбер өлеше калганнары белән берләшә. 2022 елның 29 ноябрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Әниләр көненә багышланган тантаналы чара – гаилә тормышы юбилярлары парады узды.
Районыбызда «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең муниципаль этабы төгәлләнде. 5нче зона Саба урта мәктәбе базасында үтте. Әлеге зонада Шәмәрдән «Үсеш» лицееннан, Саба сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатыннан, Саба урта мәктәбеннән һәм Байлар Сабасы гимназиясеннән әти-әниләр комитетлары катнашты.