Мамадыш районы ГХАТ бүлеге елның унберенче аена нәтиҗәләр ясады. Шулай итеп, ноябрь аенда Мамадыш ГХАТ булегендә 7 туу очрагы теркәлгән: елның унберенче ае районыбызга 4 малай һәм 3 кыз бүләк итте.
Чистай Никахлашу сараенда бәйрәм – Римма Җәүдәт кызы һәм Артур Ринат улы Сабитовлар гаиләсенең көмеш туе узды. 25 ел элек 1997 елның 5 декабрендә Чистай шәһәренең ГХАТ бүлегендә яшь Римма белән Артур никахларын рәсмиләштереп ир һәм хатын булганнар һәм менә чирек гасыр бергә!
Елның 11нче ае районыбызга 14 гаилә бүләк иткән. Әйтергә кирәк, бу көзнең соңгы ае өчен чагыштырмача югары күрсәткеч.
2 декабрьдә Сарман муниципаль районының Җәлил поселогында яшәүчеләр Илгиз һәм Алсу Гайфуллиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Бергә яшәүнең илле еллык юбилее кыйммәтле металл хөрмәтенә Алтын туй дип атала. Алтын авырлык белән казыла, шулай ук гаилә тормышы да озак вакыт вак-төякләрдән төзелә.
Теләче гражданлык хәле актларын теркәү секторында унбер айга барлыгы 43 бала теркәлгән.
Туй тантанасын үткәрү өчен кайбер парлар түземсезлек белән ямьле җәйне, ә кайберләре ак карлы кышны көтәләр. Никахлашучыларның әкияти көнен алдан күрелмәгән вакыйгалар бозмасын өчен, Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда традицион инструктаж уза.
11 айда Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә 702 сабыйның тууы теркәлгән, шуларның 351е - малайлар һәм шул ук санда кызлар. Беренче балалар - 253 гаиләдә, икенче балалар - 258 гаиләдә туган.
2022 елның 11 аенда Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 178 туу турында таныклык бирелгән, шуларның 87се малай һәм 91е кыз туу турында теркәлгән.
2022 елның 3 декабрендә Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә әнине бала белән каршы алдылар, анда әти хәрби хезмәткәр. Эдуард октябрьдә чакырылды.
Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 2022 елның 1500нче парының туй тантанасы узды.