ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2023 ел
җомга

Аксубай районы ГХАТ бүлегендә өлкән сыйныф укучылары белән Халыкара гаилә көненә багышланган очрашу узды.

2023 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 50 туу турында акт язмасы теркәлде. Ата-аналар теркәлү вакытында супер сервистан файдаланып, бала тудыру йортында ук электрон гариза бирә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы, «мәктәптән тыш эш республика үзәге» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә, Халыкара гаилә көне алдыннан, «Минем гаиләм – минем байлыгым» темасына белем алучы мәгариф оешмалары (гомуми белем бирү оешмалары, һөнәри белем бирү оешмалары, балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре, балалар сәнгать мәктәпләре) арасында рәсемнәр бәйгесе оештырылды.


18
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе тарафыннан Мәгариф һәм Фән Министрлыгы белән берлектә "Минем гаиләм - минем байлыгым" рәсем бәйгесе игълан ителгән иде.

Халыкара гаилә көнендә Питрәч муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре үзәк китапханә белән берлектә «Гаилә-илһам чыганагы»дигән бәйрәм конкурсы үткәрделәр.

Бәйрәм кунаклары булып күп балалы Нуриевлар гаиләсе һәм шәһәрнең 1 нче урта мәктәп укучылары чакырылган иде. Балалар гаилә, Ватан турында шигырьләр укыдылар һәм җырлар җырладылар. Дифиза Нуриева балаларга үз гаиләсе турында сөйләде, шигырьләр укыды.

2023 елның 18 май көнендә "Сабантуй" ял паркында Балтач районы җирлегендә күп бала үстерүче, балаларына әти дә, әни дә була белгән ялгыз әтиләр һәм хәрби операциядән ялга кайткан әтиләр, аларның гаиләләре, балалары катнашында "Әти белән бергә" дип исемләнгән гаилә бәйрәме узды.

Күргәзмәдә бөтен районнан белем бирү учреждениеләре укучыларының 70тән артык эше тәкъдим ителде. Якты төсләр һәм сюжетлар Һәр рәсемдә үз урынын тапкан, гаиләнең мөһимлеген һәм әһәмиятен тулаем чагылдыра.

18 майда «Казан» Гаилә үзәгендә 60 һәм 50 ел бергә мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән парларны хөрмәтләү тантанасы узды.

Баулы районында  бәйрәм рухында “Гаиләм хәзинәсе” дип исемләнгән үзенчәлекче чара узды. Ул Халыкара гаилә көненә һәм Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International