2023 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 50 туу турында акт язмасы теркәлде. Ата-аналар теркәлү вакытында супер сервистан файдаланып, бала тудыру йортында ук электрон гариза бирә. Сабый 2023 елның 5 маенда Казан шәһәрендә туган. Аңа Кәрим дигән матур исем кушылды. Бу гаиләдә өченче бала дөньяга аваз салды. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бәхетле гаиләгә сәламәтлек, шатлык, матур тормыш тели.