Балтачта "Әти белән бергә" бәйрәме гөрләде

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

2023 елның 18 май көнендә "Сабантуй" ял паркында Балтач районы җирлегендә күп бала үстерүче, балаларына әти дә, әни дә була белгән ялгыз әтиләр һәм хәрби операциядән ялга кайткан әтиләр, аларның гаиләләре, балалары катнашында "Әти белән бергә" дип исемләнгән гаилә бәйрәме узды. "Әтиләр Союзы" белән берлектә узучы бәйрәм чарасы төрле квест-уеннар, җанлы аралашу, станцияләрдә фикер алышулар белән үрелеп барды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе З.Р.Әхмәтханова “ЗАГС” станөиясен тәкъдим итеп, әтиләргә аерылышу буенча әңгәмә алып барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International