"Гаилә - илһам чыганагы»

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Халыкара гаилә көнендә Питрәч муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре үзәк китапханә белән берлектә «Гаилә-илһам чыганагы»дигән бәйрәм конкурсы үткәрделәр.

Бәйрәм программасын бәйрәм тарихы, һәр кеше өчен гаилә роле турында хикәя белән ачтылар. Аннары конкурс-уен программасы узды.

Шулай ук чара барышында «Минем гаиләм-минем байлыгым» Республика конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International