Мамадыш районы никахлашу сараенда ЗАГС бүлеге тарафыннан Халыкара гаилә көненә багышланган искиткеч күргәзмә оештырылды

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Күргәзмәдә бөтен районнан белем бирү учреждениеләре укучыларының 70тән артык эше тәкъдим ителде. Якты төсләр һәм сюжетлар Һәр рәсемдә үз урынын тапкан, гаиләнең мөһимлеген һәм әһәмиятен тулаем чагылдыра.

Атна дәвамында бүлек клиентлары һәм кунаклары, шулай ук теләгән һәркем күргәзмә белән таныша ала. Бу якты күргәзмәне карарга өлгергәннәр һәр эшнең җылылык, мәхәббәт белән сугарылган булуын һәм күңелле хисләр уятуын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International