Аксубай районы ГХАТ бүлегендә өлкән сыйныф укучылары белән Халыкара гаилә көненә багышланган очрашу узды. Бүлек җитәкчесе Светлана Крайнова укучыларга гражданлык хәле актларын язу төрләре, «ЕГР ЗАГС» ФДИС мөмкинлекләре, никах йолалары кагыйдәләре һәм төрләре турында сөйләде. Белгеч Ләйлә Шәйхетдинова тантаналар үткәрү залында, шулай ук бүлектә экскурсия үткәрде. Укучылар кызыксынып сораулар бирделәр, җаваплар турында фикер алыштылар, үткән еллардагы никах йолаларыннан фотолар булган альбомнар белән таныштылар.